Мамадыш районының Җөри авылында республикакүләм “Питрау” керәшен мәдәнияте фестивале уздырыла

Анда ел саен 50 меңнән артык кеше катнаша

 (Казан, 8 июль, “Татар-информ”). Киләсе шимбәдә, 11 июль кичендә, Мамадыш районының Җөри авылында “Питрау” керәшен мәдәнияте республика фестивале уздырыла. 

Җөри авылында “Питрау” бәйрәме 16нчы мәртәбә үткәрелә. Бәйрәм чаралары 17.00дә башлана. 17.45кә кадәр ат чабышлары карага мөмкин булачак. Ул төп чаралар уза торган мәйданга җитәрәк, махсус киртәләп алынган кырда уздырыла. “Питрау”ны рәсми төстә ачу тантанасы 18.00гә билгеләнгән.

Бу хакта Татарстанның Мамадыш районы Башкарма комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәмдә исә берничә тематик мәйдан эшләячәк. Әйтик, балалар мәйданчыгында халык әкиятләре геройлары – “тере” курчаклар бәйрәмнең иң кечкенә кунаклары күңелен күрәчәк.

“Милли ишегалды” мәйданында керәшеннәр тарихы, мәдәнияте һәм көнкүреше карау-танышу өчен тәкъдим ителә. Биредә үк фольклор коллективлар чыгышларын да тамаша кылырга мөмкин булачак.

Бары тик Питрау бәйрәмендә генә кыр чәчәкләреннән җыелган букет конкурсында катнашып, “Керәшен чибәре” титулына ия булырга мөмкин. Бәйрәмдә керәшен мәдәниятен саклаучы яшьләр халык җырларын, биюләрен башкара, милли ризыкларын әзерли. Быел “Керәшен чибәре” исеменә һәм көмеш таҗга финалга чыккан 9 кыз дәгъва кыла. Җиңүчегә 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак. “Керәшен чибәре” мәйданында шулай ук учак ягу һәм йола уеннары үткәрү күздә тотыла.

Мәйданда бу кичтә төп башында сугышу, аяклар бәйләнгән килеш узышу, чүлмәк вату, аркан тартышу, катыктан тәңкә эзләү, теш белән гер тарту, чирәм арасыннан йомырка җыю кебек уеннар, милли көрәш уздырыла.

“Питрау дискотекасы” мәйданчыгында исә яшьләр өчен күңел ачу программасы әзерләнә. Биредә татар эстрадасының яшь җырчылары чыгыш ясар, конкурслар, уеннар үткәрелер дип көтелә.

Үзәк сәхнәдә куелачак концерта исә җырчылар Георгий Ибушев, Венера Ганиева, Хәния Фәрхи,  Вадим Захаров, Фирдүс Тямаев, Эльмира Сөләйманова, Вероника Кузнецова, Ринат Рәхмәтуллин, Мөнир Рахмаев, Алина Прокофьева, Виталий Агапов, Римма Никитина, Алина Давыдова, Оксана Дмитриева, шулай ук "Торома", "Бәрмәнчек", "Сәйдәш" коллективлары катнаша.

Ялгызаклар өчен оештырылган махсус мәйданчык – “Димче Гөрпи почмагы” оештырыла.

Шулай ук бәйрәм кунакларын шифалы үләннәрдән ясалган хуш исле чәй белән сыйламакчылар. Төнлә исә лазерлы тамаша була. “Питрау” бәйрәме салют белән төгәлләнә.

Искәртеп үтик: “Питрау” — керешеннәрнең иң зур бәйрәмнәренең берсе. Ул 12 июльдә, изге Петр һәм Павелны искә алу максатыннан, үткәрелә.

“Питрау” җәй уртасына туры килә һәм шул көннән соң табигатьтә үзгәрешләр күренә башлый. 12 июльдә көн үзәгендә кошлар сайраудан туктый, күке кычкырмый башлый, җәй көзгә таба авыша.

Традиция буенча, “Питрау” Мамадыш районы Җөри авылының Тырлау болынлыгында уза. Анда ел саен 50 меңнән артык кеше катнаша.