“Мир” кинотеатрында “Мин спортны сайлыйм!” фестивале ачыла

Бүген спорт ленталары парадын Николай Лебедевның “Легенда№17” фильмы ачып җибәрәчәк

 (Казан, 8 июль, “Татар-информ”). Мәдәни Универсиада кысаларында 8 июльдән 12 сенә кадәр “Мир” кинотеатрында “ Мин спортны сайлыйм!” (“ Я выбираю спорт!”) дигән спорт киносы фестивале уза.
Бүген спорт ленталары парадын 2013 елның язында Россия прокатында рекорд куйган кинокартина – Николай Лебедевның “Легенда№17” фильмы ачып җибәрәчәк. Фестиваль барышында тамашачылар шулай ук Милла Йовович, Константин Хабенский һәм Иван Ургант катнашындагы “Выкрутасы” комедиясен, “Как Майк”, “Как Майк 2”, “Неваляшка” картиналарын да күрә алачак.
Оештыручылар фестиваль программасына махсус рәвештә “Клепа” продюсерлык үзәгенең “Все победители” дигән мультиаликацион лентасын да керткән. Программада Татарстан режиссерларының “Диагноз еще не приговор” һәм “Овертайм”дигән документаль картиналарына да урын бирелгән. Әлеге фильмнарның икесе дә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм аларның спорттагы казанышлары турында.
Фестиваль кысаларында казанлылар һәм башкала кунаклары игътибарына шулай ук Александр Сокуровның “Терпение труд” фильмы тәкъдим ителәчәк
Сеанслар көндезге сәгать 3 тә башлана, керү бушлай.