Мәдәни универсиада кысаларында Тинчурин театры премьера спектаклен тәкъдим итә

Спектакль режиссеры – Резедә Гарипова

 (Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Бүген Мәдәни универсиада кысаларында К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры К.Тинчурин пьесасы буенча “Сүнгән йолдызлар” спектаклен тәкъдим итә.
Салих Сәйдәшев музыкасына сәхнәләштерелгән спектакль режисссеры - Резедә Гарипова. Сценогораф, костюмнар буенча рәссам - Роман Моров, хореограф – Мария Лазукова, хормейстер – Алия Хәмзина. Спектакльнең сәнгать җитәкчесе – РФ атказанган артисты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин.
Спектакльдә ТР атказанган артистлары Гүзәл Гарәпшина, һәм Лилия Мәхмүтова, шулай ук Резедә Сәләхова, Булат Зиннәтуллин, Зөлфәт Закиров һәм Казан театр училищесы студентлары катнаша. Музыкаль төркем- Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары.