“Легенда№17” фильмы герое имзалаган бүләк Карелиягә китә

Бүген “Мир” кинотеатрында “Мин спортны сайлыйм!” дигән спорт киносы фестивале “Легенда№17” фильмы белән ачылды

 (Казан, 8 июль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Режиссер Николай Лебедевның “Легенда№17” фильмы белән бүген башкаланың “Мир” кинотеатрында “Мин спортны сайлыйм!” (“Я выбираю спорт!”) дигән спорт киносы фестивале ачылды. Ул Мәдәни Универсиада кысаларында уза.
Спорт киносы фестивале ачылышында тамашачыларны сюрприз көткән икән. “Татаркино” учреждениесе директоры Владимир Батраков “Легенда№17” фильмында Валерий Харламов ролен башкарган Данила Козловскийның автографы белән теләкләре язылган 17 нче номерлы хоккейчы свитерын 7 нче рәтнең 17 нче урынында утырган тамашачыга тапшырды. Бүләк Карелиягә китәчәк. Аның бәхетле иясе Алина бу көннәрдә Казанга кунакка килгән. Кыз сәхнәгә чыгып Универсиада ачылышыннан, гомумән, Казаннан алган матур тәэсирләре белән уртаклашты.
Фильм башланыр алдыннан тамашачылар “Клепа” продюсерлык үзәгенең “Все победители” дигән мультипликацион лентасын карады. Оештыручылар аны фестиваль программасына махсус керткән. Фестивальдәге картиналарның төп өлеше “Татаркино” фондыннан тәкъдим ителә.
Фестиваль барышында “Выкрутасы”, “Как Майк”, “Как Майк 2”, “Неваляшка”, “Терпение труд” картиналарын да күзләргә мөмкин булачак. Казанлылар һәм башкала кунаклары шулай ук Татарстан режиссерларының физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең спорттагы казанышлары турында сөйләүче “Диагноз еще не приговор” һәм “Овертайм”дигән документаль картиналарын да карый алачак.
Тагын бер кат искәртәбез: фестиваль кысаларында фильмнар һәр көн 15.00 сәгатьтә башлана. Керү бушлай.