Бүген Универсиада паркында – Гаилә көне

Паркка гаиләсе белән бергә Универсиада илчесе Максим Шәрәфетдинов киләчәк

(Казан, 8 июль, “Татар-информ”). Бүген Универсиада паркында – Гаилә көне. Бу хакта “Казан 2013” Башкарма дирекциясенең Медиа дапертаменты хәбәр итә.
19 сәгатьтә паркның төп сәхнәсендә “Созвездие-Йолдызлык” фестивале һәм Саратовның ”Коллаж” театр-студиясе вәкилләренең концерт программасы. Концертта шулай ук яшь җырчы Альберт Җәлилов чыгыш ясый.
20 сәгатьтә паркка гаиләсе белән бергә Универсиада илчесе Максим Шәрәфетдинов киләчәк. 20 сәгать 10 минутта кызыксынган журналистлар аннан интервью ала алачак.
Альберт Җәлилов - "Bonne chanson" беренче фрацуз җыры фестивале лауреаты, Астрахань мэры призына конкурста Гран-при иясе.
 Максим Шәрәфетдинов – Россия журналисты, Беренче каналда телетапшырулар алып баручы. Тумышы белән Казаннан булган илченең һөнәри юлы Татарстан телевидениесендә башлана.