Россия көнендә казанлылар "Казан" гаилә үзәге мәйданына концертка чакырыла

Мәйдан 12 июньдә 12.00 сәгатьтә иҗат коллективлары һәм рок-төркемнәр чыгышы белән ачылачак.
(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”, Анна Тарлецкая). 12 июньдә “Казан” Гаилә үзәге янында Россия көненә багышланган зур бәйрәм концерты узачак. Мәйдан 12.00 сәгатьтә иҗат коллективлары һәм рок-группалар чыгышы белән ачылачак.Россия көнендә казанлылар өчен беренче булып "Большой куш» һәм «Сильфред-СREW» популяр рок-группалары чыгыш ясаячак. Концертта шулай ук күп кенә җирле вокал һәм хореографик ансамбльләр дә катнашачак.Гаилә үзәге янында көн дәвамында балалар һәм олылар өчен конкурслар, спорт ярышлары һәм мастер-класслар белән интерактив мәйданчыклар эшләячәк. Бәйрәм 18:00 сәгатьтә тәмамлана.