"Татар-информ" Башкорт драма академия театрының “Антигона” спектаклен онлайн трансляцияли

Спектакльне Башкорт драма академия театр сәхнәсендә Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куйган.

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы бүген М.Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия театрының Төрки халыкларның XIII "Нәүрүз" Халыкара театр фестивале кысаларында тәкъдим ителгән “Антигона” спектаклен (Жан Ануй) онлайн-трансляцияләячәк.

Спектакльне Башкорт драма академия театр сәхнәсендә Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куйган.

Искәртеп үтәбез. Казанда Төрки халыкларның XIII "Нәүрүз" Халыкара театр фестивале быел 5-9 июнь көннәрендә уза. XIII "Нәүрүз" афишасына Алтай, Башкорстан, Кабардино-Балкария, Казахстан, Татарстан, Тыва, Хакасия һәм Якутиянең иң яхшы 18 спектакле керде. Фестивальнең махсус кунагы - Эстониянең "R.A.A.M" театры. XIII "Нәүрүз"нең спектакльләре биш театраль мәйданда күрсәтелә: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәсе, Тинчурин театры, Яшь тамашачылар театры һәм "Әкият" курчак театры.

2015 елдан башлап "Нәүрүз" Халыкара театр фестивале берәр төрки театрга багышлап үткәрелә. 2015 елда фестиваль Казахстанда театр сәнгатенә багышланды, быел үзәктә - Якутия Республикасының театр сәнгате. 2019 елда фестиваль башкорт театрына багышланыр дип вәгъдә итте оештыручылар быел Казанда М.Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия театры гастрольләре башланыр алдыннан.

Спектакль 8 июньдә Г.Камал театрының Зур сәхнәсендә күрсәтелә. Башлана – 19.00 cәг.

Спектакльне онлайн карау өчен сылтама - http://tatar-inform.tatar/internet-tv/82/