Яңа Тинчәледә бозлы яңгыр астында Сабан туе гөрләде

Министр кайткач, яңгыр чиләкләп ява башлаган

 (Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Быел авылдашлары – республиканың финанс министры Радик Гайзатуллинның кайтып житкәнен генә көтеп торган диярсең, ул барысын да Сабан туе белән котлаганнан соң, Буаның Яңа Тинчәле авылында чиләкләп яңгыр коя да башлады. Шуннан соң, халык көтеп алган Салават та сәхнәгә менеп, бер куплет җыр сузган иде, тик ишелеп төшкән бозлы яңгыр мәйданнан халыкны таратты.

Моңа кадәр, Сабан туе башланып, кыр батырлары мәйдан әйләнергә, хезмәтләре өчен бүләкләнергә, халык район һәвәскәрләре башкаруында концерт карарга, мәйданда оештырылган төрле чараларда катнашырга да өлгергәннәр иде инде, дип хәбәр итә Буа җирле басмасы.