Мордва халкы “Балтай”ны бәйрәм итте

Лениногорск районында бу чара 17 ел дәвамында уздырыла

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Кичә Лениногорск районы Мордва Кармалка авылында “Балтай” республикакүләм бәйрәме уздырылды.
17 ел дәвамында үткәрелә торган чарада Татарстанның Лениногорск, Бөгелмә районнарыннан, Яр Чаллы, Казан шәһәрләреннән фольклор төркемнәре катнашты.
“Балтай” кунакларын ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев һәм Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов сәләмләде. Моннан тыш, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге, ТР Халыклар дуслыгы йорты, мордва мәдәнияте җәмгыяте вәкилләреннән дә котлаулар яңгырады.
“Балтай” мордваларның гореф-гадәтләренә нигезләнеп уздырылды. Бәйрәмгә килүчеләр өйдә ясалган квас, камыр ризыклары, тозлы кыяр һ.б. белән сыйлана алды, дип хәбәр итә ТР Традицион мәдәниятне үстерү үзәге матбугат хезмәте.