Симферпольдә — Сабан туе

Симферпольдә — Сабан туе

(Симферополь, 8 июнь, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Иртәгә Симферопольдә Бөтенкырым Сабан туе үтәчәк. Җыенда Севастополь, Ялта, Алушта, Карасубазар, Бакчасарай, Джанкой районнарыннан да милләттәшләребез катнаша.

Кырымның “Идел” татар ассоциациясе (җитәкчесе Илмир Тимергалиев), тарафыннан оештырылган милли бәйрәм, Салгир елгасының уң ярында — Воронцов паркында оештырыла. Үзләренең кабатланмас чыгышлары белән бәйрәмне “Къырым” фольклор җыр ансамбле, кырымтатар театры коллективы, Татарстаннан килгән җырчылар һәм артистлар бизәячәк.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Симферополь Сабан туена Татарстанның атказанган артистлары Наилә Ибраһимова белән Рамил Миндиярны җибәрә.

9 июнь көнне сабантуйлар Истанбулда һәм Кишеневта узачак. Ә Симферопольдәге икенче Сабантуй Кырымның татар-башкорт федерациясе (җитәкчесе Марат Мәсәлимов) тарафыннан уздырыла. Бу көнне шулай ук Ялтаның “Акчура” җәмгыяте дә (җитәкчесе Раиса Алексеева) милли бәйрәмебезне билгеләп үтәргә җыена.