Киевта — Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестивале

Киевта — Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестивале

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Иртәгә Киевта Р.Ваһапов исемендәге III Халыкара татар җыры фестиваленең төбәк этабы узачак.

Әлеге уңайдан, бүген Украина башкаласына Татарстаннан “Татарстан” журналының баш мөхәррире, фестивальнең генераль директоры Рифат Фәттахов җитәкчелегендә делегация, иҗат коллективы китте.

Бүген Киевта “Киев сандугачы” IV халыкара төрки-татар фестиваленең дә сайлап алу турлары башланды. Ә алдагы көнне исә ике фестиваль җиңүчеләре катнашында Гала-концерт була.

Концертта Россиянең атказанган артисткасы Наилә Фатехова, Татарстанның халык артисты Фердинант Сәлахов белән Татарстанның атказанган артисткасы Роза Хәбибуллина һәм Украинаның танылган җырчылары да катнашачак, дип белдердә Р.Ваһапов фестиваленең матбугат хезмәте.

Билгеле булганча, бөтен дөньяны шаулаткан әлеге фестиваль 2004 елда БТК Башкарма комитеты, «Татарстан» журналы һәм Түбән Новгород «Якташлар» җәмгыяте тарафыннан оештырылды һәм ул тәүге тапкыр Казанда башланып киткән иде. Лаеклы рәвештә ул Семипалатински, Хельсинки, Түбән Новгород, Томски, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Уфа һәм Мәскәү кебек татарлар яшәгән күп кенә төбәкләрдә үткәрелде. Шул рәвешле татар җыр сәнгатендә бәяләп бетергесез мирас калдырган, кызганычка, онытылып барган Рәшит Ваһапов исеме янә халкыбызга кайтты. Беренче фестиваль кысаларында Казанда фәнни-гамәли конференция дә үтте.

Читтә яшәүче бик күп милләттәшләребезгә һәм башка халык вәкилләренә татар музыкасының моңын һәм гүзәллеген бөтен нечкәлекләре белән җиткерә алган Рәшит Ваһапов исемендәге III җыр фестивале быелгы беренче чарасын җырчының туган көнендә — 7 майда Түбән Новгород өлкәсендә башлап җибәрде.