Киевка сандугачлар җыелды

Киевка сандугачлар җыелды

(Симферополь, 8 июнь, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Кичә Киевта “Киев сандугачы” дип исемләнгән IV халыкара төрки-татар фестивале старт алды. 3 көнгә исәпләнгән җыр һәм бию бәйрәмендә Украинаның төрле почмакларыннан, Кырымнан һәм Мәскәүдән сәнгать коллективлары, җырчылар, нәфис сүз осталары, биючеләр катнаша.

Фестивальнең оештыручылары — “Туган тел” Бөтентатар мәдәни үзәге, Украина мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы. Иганәчеләре — “Татнефть” ААҖ, “Укртатнафта” һ.б.

“Киев сандугачы” фестивале кысаларында Р.Ваһапов исемендәге III Халыкара җыр фестивале дә узачак. Әлеге уңайдан Киевка “Татарстан” журналының баш мөхәррире, әлеге фестивальнең генераль директоры Рифат Фәттахов килде.