Шушма елгасы буенда үтәчәк Малмыж Сабан туена әзерлек эшләре төгәлләнеп килә

Шушма елгасы буенда үтәчәк Малмыж Сабан туена әзерлек эшләре төгәлләнеп килә

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). Сабан туйлары быел 46 меңгә якын татар яшәгән Киров өлкәсе районнарының барлык авылларында да диярлек үтәчәк. Ләкин иң матур Сабан туе, гадәттәгечә, өлкәнең милләттәшләребез күпләп яшәгән Малмыж шәһәрендә уза, дип белдерде Малмыж шәһәренең мәдәният идарәсе җитәкчесе Хафизә Хаммат кызы Әхмәдиева. Ул быел да шәһәрнең иң матур урыны – Шушма елгасы буенда урнашкан стадионында үтәчәк. Анда Сабан туена хас булган барлык милли уеннар да, көрәш тә һәм ат чабышлары да булачак. Бәйрәмне үткәрү комиссиясе бүләкләр җыю эшенә кереште дә инде. Аннары Сабан туе программасында бу көнне кичке уеннар да каралган. Бу уеннарда татарлар гына түгел, ә шәһәрдә яшәүче руслар, марилар һ.б. халыклар да бик теләп катнаша. Бу халыкларның мәдәни үзәкләре хәзердән үк программага аларның да җыр һәм бию номерларын кертүне сорап мөрәҗәгать иткән.

“Быелгы Малмыж Сабан туена Татарстанның Балтач районы һәвәскәрләреннән торган зур төркем киләчәк”, - ди Хафизә ханым. Авылларда Сабан туе 10-11 июньдә үтсә, Малмыжда ул 12 июньгә билгеләнгән.