Бишкәк Сабан туе Казанның 1000 еллыгына багышлап үткәрелде

Бишкәк Сабан туе Казанның 1000 еллыгына багышлап үткәрелде

(Бишкәк, 8 июнь, “Татар-информ”). Үткән ял көннәрендә Бишкәктә Казанның 1000 еллыгына багышланган Сабан туе үтте. Бик күп кеше катнашында үткән бу милли бәйрәмдә гадәттәге уеннар, бәйгеләр һәм концертлардан тыш, Сабан туе программасына яңалык буларак, юбилярларны бүләкләү чарасы да кертелгән иде. Анда быел юбилеен үткәргән “Туган тел” республика татар-башкорт мәдәни үзәге активистлары һәм башка юбилярларга утыздан артык кыйммәтле бүләк һәм дистәгә якын Мактау грамотасы тапшырылды. Алар арасында үзләренең алтын һәм көмеш туйларын үткәргән парлар һәм башка түгәрәк даталарга ия булучылар бар иде.

Ә Сабан туена килгәндә, аның төп бүләге – сарык һәм әтәч иде. Бәйрәмдә ул иң көчле һәм үткеннәргә эләкте.

Бишкәкнең иң матур паркларының берсендә үткән бу бәйрәмгә республиканың барлык төбәкләреннән дә милләттәшләребез килгән иде. Алар монда туганнары һәм дуслары белән очрашып күңелле итеп бәйрәм итте. Сабан туена килгән Россия Федерациясенең Кыргызстандагы вәкиллекләре хезмәткәрләре һәм ЮНЕСКОның Милли эшләр буенча комиссиясе вәкиле – бәйрәмнең хөрмәтле кунакларыннан булды.