news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә театры үзенең күренекле артисты Хафиз Хамматуллинны котлады

Татарстанның халык артисты Хафиз Хамматуллин 60 яшьлек юбилее көнне премьера чыгарды.

Минзәлә театры үзенең күренекле артисты Хафиз Хамматуллинны котлады
Рәмис Нәҗмиев

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Минзәлә театрында Аманулланың «Ташлап китмә…» мелодрамасының премьерасы Татарстанның халык артисты Хафиз Хамматуллинның 60 яшьлек юбилее көненә туры килде.

«Хафиз абый гомере буе шушы театрга тугры булып яшәгән аксакал артистларыбызның берсе. Ул безнең бик күренекле шәхесебез», диде театр директоры Илнур Гайниев.

«Сез район күләмендә генә түгел, республика күләмендә билгеле, хөрмәтле шәхес. Коллективын ихтирамын тоеп яшәгез», — диде Хафиз Хамматуллинны котларга килгән Минзәлә районы башлыгының беренче урынбасары Наил Хисанбиев. Ул артистка ТАССРның 100 еллыгы медален тапшырды.

Актерны котларга Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева, Түбән Кама театры директоры Рөстәм Галиев, Чаллы театры сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов һәм театр артисты Булат Сәлахов килгән иде.

«Татар театрының „Тугрылык өчен“ медале булдырылса, мин аны Хафиз Хамматуллинга бирер идем. Чөнки бу театрга аның кебек тугры кешене табып булмас», диде Фәридә Исмәгыйлева. «Минзәлә театрында эшләү ул Казан театрларында эшләү генә түгел инде», дип өстәде ул.

«Сәламәтлек булса бәхет елмаер инде ул, сәламәт булыйк! Барыгызга да рәхмәт», диде Хафиз Хамматуллин.

Хафиз Хамматуллин Минзәлә татар дәүләт драма театрына 1985 елда Казан театр училищесын тәмамлап килә. Театрның репертурын тотучы артист. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100