Китап радиосы «Китапта калган еллар…» әдәби марафонын үткәрә

Көн дәвамында сугыш елларына, Бөек Җиңүгә багышланган шигырь, әсәрләр, җырлар яңгыраячак.

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Иртәгә 9 Майда, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, «Китап» радиосында «Китапта калган еллар…» әдәби марафоны узачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Татмедиа» АҖ телевидение һәм радиотапшырулар департаменты җитәкчесе урынбасары, «Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов хәбәр итте.

«Көн дәвамында без Муса Җәлил, Гадел Кутуй, Сибгат Хәким, Фатих Кәрим кебек шагыйрь, язучыларның шигырьләрен, әсәрләреннән өзекләр укыячакбыз. Шулай ук, сугыш чоры җырлары, Бөек Җиңүгә багышланган җырлар яңгыраячак. Шундый үзенчәлекле көн көтелә иртәгә», — диде Алмаз Миргаязов.

«Милли радио «Китап»ны AppStore һәм GooglePlay кибетләрендә эзләп табып, смартфоннарга мобиль кушымта рәвешендә йөкләп алырга була.