Рамил Төхвәтуллин театрларны патриотик әсәрләр чыгарырга чакырды

Казанда “Бердәм Россия” партиясенең алдан тавыш бирү дебатлары бара.

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Дәүләт театрларында патриотик спектакльләр куелмый. Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин бүген “Бердәм Россия”нең алдан тавыш бирү дебатларында шушы фикерне җиткерде.

“Иртәгә Бөек Җиңү көне. Ә безнең кайсы театр сугыш темасына патриотик әсәр күрсәтәчәк? Сез репертуарны карагыз. Бу бит дөрес түгел. Дәүләт театрлары дәүләт сәясәтен алып барырга тиеш”, - диде Рамил Төхвәтуллин.

“Безнаң каһарманнарыбыз сәхнәдә күренми”, - дип борчыла артист. Уңай мисал буларак ул Муса Җәлил исемендәне опера һәм балет театрының “Җәлил” операсын китерде.

“Милли әсәрләребезне куймагач, театрның мәгънәсе югала. Театр тәрбияләми дибез. Театр зәвыкны тәрбияләргә тиеш”, - ди Рамил Төхвәтуллин.

Дебатларда Муса Җәлил исемендәне опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина, ТР Президент Аппаратының департамент җитәкчесе урынбасары Роман Беляков катнашты.