«Нәүрүз» төрки халыкларның театр фестивалендә быел Татарстанның җиде театры катнаша

«Нәүрүз» төрки халыкларның театр фестивале Казанда 7 — 13 июнь көннәрендә уза.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Нәүрүз» төрки халыкларның театр фестивалендә быел Татарстанның җиде театры 9 спектакль күрсәтәчәк.

Бүген Төрки халыкларының XV «Нәүрүз» Халыкара театр фестиваленә багышлап ТР мәдәният министрлыгында матбугат конференциясендә фестивальнең программасы игълан ителде.

Фестивальдә Тинчурин театры — «Сәйдәш. Йокысызлык», Кариев театры «Хикмәт әкиятләре» спектакльләрен күрсәтә. «Әкият» курчак театры «SHURALE: яңа фантазия» спектакле белән катнаша, Чаллы курчак театры «Сихерләнгән урман» спектаклен алып килә.

Татарстандагы драма театрлары арасыннан фестивальгә Әлмәт һәм Буа театрлары сайлап алынган. Буа театры «Шобага» драмасы белән катнаша.

Әлмәт театры алты номинациядә «Алтын битлек» театр премиясенә дәгъва итүче «Көзге сере» спектаклен алып килә. Шушы көннәрдә генә Әлмәт театры әлеге спектаклен «Алтын битлек» жюриына күрсәтте

Программада Камал театрының «Сүнгән йолдызлар» спектакле, шулай ук «Хуш, авылым!» һәм «Хуш, авылым. Хыял» документаль спектакльләре дә бар.

«Нәүрүз» төрки халыкларның театр фестивале Казанда 7 — 13 июнь көннәрендә уза. Фестивальдә Казахстан, Кыргызстан, Азәрбәйҗан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Россиянең милли республикалары театрлары катнаша.