Эльмир Низамов татарларның ни өчен баян яратуын аңлатты

Композитор «Татар-информ» хәбәрчесенә интервью бирде.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Композитор Эльмир Низамов ни өчен татарларның баянны үз итүен аңлатты.

«Безнең милләт чуаррак бит инде. Безгә бер инструмент җитми. Шуңа баян, синтезатор кергән», — дип аңлатты Эльмир Низамов «Татар-информ»га биргән интервьюсында татар рухына туры килә торган музыка коралы турындагы сорауга җавап итеп.

«Минем өчен татар инструменты — оркестр. Безнең татар музыкасы бик бай, аны ачу өчен оркестр кирәк», — диде композитор.

Эльмир фикеренчә, татар кешесе кулындагы баян берүзе генә булса да, оркестр вазифасын башкара. Синтезатор да шулай. Шуңа күрә татар кешесе бу инструментларны бик яратып куллана.