news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры: Спектакльне интернеттан сатып алу – ниндидер дәрәҗәдә хәйриячелек тә

Театр бүген репертуарында барган иң яхшы балалар спектакльләренең видеоверсияләрен әзерләгән.

Кариев театры: Спектакльне интернеттан сатып алу – ниндидер дәрәҗәдә хәйриячелек тә
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Кариев театры үз репертуарындагы иң яхшы спектакльләрен видеоверсиядә тәкъдим итә. Бу театрларга авыр вакытта аларга ярдәм дә булачагын искәртә. Бу хакта театр җитәкчелеге хәбәр итә.

Театр бүген репертуарында барган иң яхшы балалар спектакльләренең видеоверсияләрен әзерләгән: «Кәҗүл читек», «Йомрыбаш» һәм соңгы премьераларның берсе, «Тантана» театраль премиясенең «Балалар өчен иң яхшы спектакль» номинациясе җиңүчесе — «Хикмәт әкиятләре».

«Спектакль карау өчен театр сайта аша регистрация үтергә мөмкин. Спектакльләрнең бәясе театр билеты бәясенә тиң, чөнки Live-спектакльләр шул ук сез яраткан тарих һәм геройлар, бары яңа форматта. Җитмәсә, спектакльләр рус телле субтитрлар белән тәэмин ителгән», — диелә хәбәрдә

«Театр авыр вакытлар кичерә: барлык спектакльләр дә кичектерелде, сатып алынган билетлар өчен акчалар кайтарылды… Бүгенге заманда болай да милли яшь тамашачы театрлары җиңел яшәми иде, хәзерге вазгыять исә турыдан-туры безнең матди хәлебезгә тәэсир итәчәк. Спектакльләрне интернеттан сатып алу — ул ниндидер дәрәҗәдә хәйриячелек тә», — ди театр җитәкчелеге.

Live-спектакльләргә билет алу өчен karievteatr.ru сылтамасы буенча регистрация үтеп, түләүне башкарырга кирәк. 1 спектакль — 200 сум, берьюлы өч спектакль ташлама белән — 450 сум. Спектакль карау өчен электрон адреска сылтама җибәрелә.

Әлеге сылтама 30 апрельгә кадәр актив булачак, ягъни апрель ахырына кадәр теләгән вакытта кереп, спектакль карарга мөмкин булачак. Театрның Youtube-каналыннан архив спектакльләрне билгеләнгән вакытта бушка карарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100