Казанның Үзәк китапханәсендә “Казан язы” Татарстан халыклары әдәбияты һәм сәнгате көннәре ачыла

Бу бәйрәм китапханә тарафыннан инде 20 ел рәттән уздырылып килә

 (Казан, 8 апрель, “Татар-информ”). Иртәгә, 9 апрель көнне, Казанның Үзәк китапханәсендә “Казан язы” Татарстан халыклары әдәбияты һәм сәнгате көннәре ачыла.
Бу бәйрәм китапханә тарафыннан инде 20 ел рәттән уздырылып килә һәм матур традициягә әйләнгән. Иртәгә булачак чара бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 26 апрельдә булачак туган көненә багышланачак.

Анда теләге булган барлык кешеләр дә катнаша ала. Шулай ук шагыйрьләр Роберт Миңнуллин, Галимҗан Гыйльманов, язучы Камил Кәримов белән якыннанрак танышырга мөмкин булачак, диелә ТР Мәдәният министрлыгы сайтында.