Казанның 20 алып баручысы "Тамада шоу" фестивалендә катнашачак

Тамашачылар танылган шәхесләрнең туйлары кунаклары булачак

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). 14 апрель көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә бәйрәмнәр өлкәсендә оештыручылар һәм алып баручыларның "Тамада шоу" дигән  беренче фестивале булачак. Бүген әлеге чара турында "Татар-информ" агентлыгында "Тамада шоу" фестиваленең җитәкчесе һәм авторы Замирә Гәрәева, шул исемдәге иҗат остаханәсе җитәкчесе Ринат Касыймов, шоумен Айдар Садыйков, "Браво" бәйрәм театры җитәкчесе Наилә Хәбибуллина сөйләде.

"Без күптәннән сәхнәдә җыелып, үзебезне тамашачыларга күрсәтергә теләгән идек. Алар өчен алып баручылар белән якынрак танышу, үз бәйрәмнәре өчен аларның берсен сайлап алу мөмкинлеге бу. Ул гади концерт кына түгел, ә чын бәйрәм булачак. Тәүге тапкыр бер сәхнәдә Казанның танылган алып баручылары җыелачак", - диде Замирә Гәрәева.

Ринат Касыймов, үз чиратында, банкетны сәхнәгә күчерү җиңел бурыч түгел, ди. Алып баручыдан үз сәләтен, күңелен ачып бирү сорала. Тамашачылар да банкет атмосферасына күчәргә тиеш. Фестивальне "Тамада шоу" дип атап, әлеге сүзнең абруен кайтарырга теләгәннәр.

Наилә Хәбибуллина сүзләренчә, сәхнәдә татар эстрадасы йолдызлары Резеда Шәрәфиева, Лилия Муллагалиева, Айгөл Бариева, Рафина Ганиуллина, Филүс Каһиров, Азат Фазлыев, Алинә Шәрипҗанова һәм башкалар чыгыш ясаячак. Моннан тыш, тамашачыларны "Джива" ут театры чыгышы, лазер шоу һәм башкалар көтә. Шулай ук туй һәм никах күлмәкләре коллекцияләре дә күрсәтеләчәк. Тәнәфес вакытында тамашачыларның күңелен фойеда да күтәрәчәкләр. Кунакларны «VIVA VOX» кавер-төркеме чыгышы, шоколад фонтаны, фотога төшү зонасы, балалар өчен уен зонасы көтә. Фестивальнең иң кызыклы мизгеле танылган шәхесләрнең ЗАГСтан соң сәхнәгә менүләре - тамашачылар аларның туе кунагы булачак. Алып баручылар тамашачыларны уеннарда катнашырга сәхнәгә чакырырга ниятли. Җиңүчеләргә дип бүләкләр дә әзерләнгән.

Айдар Садыйков сөйләгәнчә, элегрәк туй алып баручыларына икенче сорт артистларга караган кебек караганнар. Әмма бу фестиваль ярдәмендә тамашачылар моның лаеклы хезмәт икәнен аңлаячак.

Наилә Хәбибуллина сүзләренчә, алып баручылар бер-берсенә көндәш түгел. Һәр тамаданың үз аудиториясе бар.

"Тамада сыйфатлырак эшләргә теләсә, ул хезмәттәшләре белән дус булырга тиеш. Аралашып, тәҗрибә уртаклашып алып баручылар Казанда әлеге индустрияне яңа дәрәҗәгә күтәрә. Бәлки бу фестиваль форум үткәрү өчен нигез булыр, анда Казан алып баручылары гына түгел, Россиядән дә катнашырга мөмкиннәр", - дип өстәде Наилә Хәбибуллина.

Айдар Садыйков билгеләп узганча, алып баручы яхшы эшли икән, аны һәрчак яраталар һәм чакыралар. "Алып баручыны аның конкурсларны яхшы үткәргәнгә генә чакырмыйлар. Конкурслар барысыныкы да бер төрле диярлек. Ул мәзәк сөйли белергә тиеш. Минемчә, 10, 20 елллар элек тә кешеләр, беренче чиратта, сыйфат, аралашу сәләтен, үз-үзен тота белүне бәяләгәннәрдер. Реквизитлары күбрәк булган саен, алып баручының гонорары да кимрәк дип саныйм. Михаил Задорнов, Евгений Петросян реквизитларсыз чыгыш ясый, алар үз-үзләрен дөрес тота белгәнгә игътибар җәлеп итә", - диде шоумен.