Зилә Сөнгатуллина: “Рәшит Ваһапов исемендәгедәй фестивальләр кирәк, чөнки репертуары затлы җырлардан тора”

Филүс Каһиров кебегрәк өметле булачак җырчы бар, диде Казан консерваториясе профессоры

(Казан, 8 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казандагы Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залына Рәшит Ваһапов исемендәге VII Халыкара татар җыры фестивале ачылышына җыелган күп санлы татар интеллигенциясе вәкилләреннән М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры солисты, Казан консерваториясе профессоры, димәк, талантлы яшь буынга сәхнә сәнгате серләрен өйрәтүче, вокалчылар тәрбияләүче Зилә Сөнгатуллина “Татар-информ” хәбәрчесе сорауларына җавабында болай диде.

Шушы фестивальда үскән сәләтле балалар музыка училищесына укырга керде, күбесе безнең консерваторияне тәмамларга тора, ни дисәң дә, фестивальның монысы инде 7 нчесе, диде ул. “Тагын шуны әйтим: андый фестивальләр кирәк, чөнки репертуары затлы җырлардан тора - халык җырларыннан, профессиональ композиторларыбыз әсәрләреннән. Яшьләргә нәкъ шундый җырлар сеңүе бик әһәмиятле: читкә тайпылып, булыр-булмас җырлар белән вакланмас, вакытны юкка сарыф итмәс өчен кирәк”, - диде Россиянең, Татарстанның һәм Каракалпакстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты З.Сөнгатуллина.

Ваһапов фестиваленда Гран-прига ия булган Филүс Каһиров кебегрәк өметле яшь җырчы шәйләнәме, дигәндә, Мөслим районыннан Азат Кәримовны атады. “Ул әле безнең консерваториянең беренче курсында гына укый, тавышы матур, ләкин әле эшкәртәсе дә эшкәртәсе. Ләкин һич кенә дә Филүсне яки башканы җырчыны алыштырырлык дигән фикер калмасын иде, чөнки һәр тавыш, кеше йөзе кебек, кабатланмас, ягъни уникаль”, - диде профессор.