Санкт-Петербург балалары милли мәдәнияткә тартыла

Санкт-Петербург балалары милли мәдәнияткә тартыла

(Санкт-Петербург, 8 февраль, “Татар-информ”, Галия Теләшова). Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни мохтәрияте офисында менә икенче ай инде үткәрелеп килгән хореография дәресләрендә малайлар өчен “Әтәчләр” татар биюе, танылган “Әпипә” халык биюе, “Очрашу” исемле парлы бию һәм башкорт кызлары биюләренә репетицияләр башланды. Аларны милләттәшебез хореограф Әлфирә Фуат кызы Фәсхетдинова алып бара.

Ул Чиләбе педагогия институтында укып, иҗат коллективы җитәкчесе белгечлеге алган, шулай ук Санкт-Петербург Рус балеты академиясен дә тәмамлаган. Хореография түгәрәгенә йөргән малайлар һәм кызлар татар музыкасына һәм биюенә тартыла. Бу эш, әлбәттә, Нева ярларында татар мәдәниятен тергезүдә уңай фактор булып тора.