Казан университетында "Казан күренешләре"

Казан университетында "Казан күренешләре"

(Казан, 8 февраль, "Татар-информ"). 10 февральдә Казан дәүләт университетының "Восточное крыло" галереясы "Казан күренешләре" дип аталган графика һәм вак пластика күргәзмәсен тәкъдим итә. Экспозициядә 28 рәссам һәм фарфор осталарының эшләре җыелган. Куратор Гөлнара Ураз хәбәр итүенчә, "Казан күренешләре" Татарстан башкаласының 1000 еллыгына багышланган күргәзмәләр сериясен ача.

Яңа галерея Казан университетының 200 еллыгын бәйрәм итү көннәрендә пәйда булган һәм 2004 елның ноябрендә КДУның төп бинасының көнчыгыш өлешенең конференция залында урнашкан. "Казан күренешләре" "Арт-200" һәм "Animals" күргәзмәләреннән соң галереяның өченче проекты булып тора.