«Алтын битлек» фестиваленең сайлап алу туры башланды

«Алтын битлек» фестиваленең сайлап алу туры башланды

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Бу көннәрдә Татарстанның Яңа Чишмә районында балалар һәм яшүсмерләр театр коллективларының «Алтын битлек» дип исемләнгән дүртенче Республика фестивале башланып китте. Берләштерүче үзәк буларак, Яңа Чишмәгә Нурлат, Чистай һәм Чирмешән районнарыннан да яшь талантлар җыелды. Алар тарафыннан ярышта район бәйгеләрендә иң яхшы дип табылган бер сәхнә әсәре тәкъдим ителде.

Төбәк ярышында катнашучы барлык район коллективлары кызыклы чыгыш ясады. Аларның чыгышларын жюри – Республика фәнни-методик үзәгенең халык иҗаты бүлеге хезмәткәрләре Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Камил Саттаров һәм театр буенча баш белгеч Фидания Каргина, шулай ук ярышта катнашучы шәһәрләрдән-районнардан килгән режиссерлар һәм мәдәният йортларының бүлек мөдирләре бәяләде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча Чистай шәһәрнең Яшьләр үзәге каршында эшләп килүче коллектив тарафыннан тәкъдим ителгән «На курьих ножках» спектаклен жюри Чаллыда узачак йомгаклау турына лаек дип тапты. Шулай ук Чистай мәдәният йорты каршында эшләп килүче театр коллективының «Кыш бабайның сере бар» дип аталган спектакле дә югары бәяләнде.

Төбәкләрдә узачак әлеге ярышлар моның белән генә тәмамланмый. Сайлап алу турлары 18-20 февраль көннәрендә Буада, ә 25-27 февральдә Кукмарада үткәреләчәк.