news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа ел каникулларының соңгы көнендә Казан паркларында театраль тамаша күрсәтәчәкләр

«Кыш студиясе» күчмә сәхнәсе «Ак чәчәкләр» бульварында булачак.

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Яңа ел каникулларының соңгы көнендә Казан паркларында театраль тамаша күрсәтәчәкләр. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

11.00 сәгатьтә «Черек күл» паркында фигуралы шуу буенча ачык мастер-класс планлаштырылган.

12.00 сәгатьтә «Салкын йөрәк» театраль тамашасын Горький исемендәге паркта, ә 16.00 сәгатьтә Фучик урамындагы бульварда күрсәтәчәкләр.

Яңа ел спорт чарасы 13.00 сәгатьтә «Ак чәчәкләр» бульварында башланырга тиеш. Шунда ук 16.00 сәгатьтән « Кыш студиясе» күчмә сәхнәсендә You catch кавер-төркеме чыгыш ясаячак.

Горки-Әмәт урманында исә 16.00 сәгатьтә квартирник башлана. «Урман» кафесында Tamara NOVA һәм Ямах артистлары (Альберт Мәхмүтов) чыгыш ясаячак. «Өй бәйрәм атмосферасындагы зур булмаган камера концертына» керү ирекле булачак, әмма урыннар саны чикләнә, дип билгеләп үтә урман паркы Инстаграмы.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100