Мәскәү тамашачысына "Зөләйха күзләрен ача" спектаклен күрсәтәчәкләр

Башкортстанның М.Гафури исемендәге дәүләт академия драма театры башкалада 4-6 февраль көннәрендә чыгыш ясаячак.
(Казан, 8 гыйнвар, "Татар-информ"). Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" әсәре буенча куелган спектакльне Мәскәү тамашачысы да карый алачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.
 
Башкортстанның М.Гафури исемендәге дәүләт академия  драма театры башкалада 4-6 февраль көннәрендә чыгыш ясаячак. Гастрольләр Башкортстанның 100 еллыгына багышлана. 
 
"Зөләйха күзләрен ача" спектакле 4 февраль көнне күрсәтеләчәк. Шулай ук тамашачыларга "Кил әле, кил әле – сәмле ярыш күр әле!", "Шәүрәкәй", "Хыялга каршы" спектакльләрен тәкъдим итү күздә тотыла.