news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театры Казанга татар театраль «ужастигын» алып килде

«Ledi Газраил» - танылган язучы Пол Шелдон һәм аның психопат фанаты Энни турындагы әсәрнең сәхнә варианты.

Әлмәт театры Казанга татар театраль «ужастигын» алып килде
Салават Камалетдинов

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт татар дәүләт драма театры «Һөнәр» яшь режиссура бөтенроссия фестиваленә беренче татар театраль «ужастигын» алып килде. Спектакль Камал театрының Кече залында күрсәтелде.

«Ledi Газраил» — танылган язучы Пол Шелдон һәм аның психопат фанаты Энни турындагы сәхнә варианты. Автор — Саймон Мур. Әсәр Стивен Кинг романы буенча эшләнгән. Пьесаны татарчага театр директоры Фәридә Исмәгыйлева тәрҗемә иткән.

Спектакльдә танылган язучы юл һәлакәтенә юлыга. Аны элеккеге шәфкать туташы Энни табып өенә алып кайта һәм дәвалый. Тора-бара Пол монда үзенең тоткын булуын аңлый.

Әсәрне Уфа режиссеры Илшат Мөхетдинов сәхнәләштергән. Рольләрдә — Татарстанның халык артисты Раушания Фәйзуллина һәм Татарстанның атказанган артисты Эдуард Латыйпов.



Галерея: Леди Газраил. Альметьевский театр. Фестиваль Ремесло


«Һөнәр» яшь режиссура бөтенроссия фестивале Казанда 11 декабрьгә кадәр дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100