Эмиль Талипов, Ләйсән Фәйзуллина, Гөлзада Камәртдиновага атказанган артист исеме бирелде

Президент указында музыка сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен Илназ Баһка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелүе турында да әйтелә.
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Өч татар драма артистына – Эмиль Талиповка, Ләйсән Фәйзуллинага һәм Гөлзадә Камәртдиновага театр сәнгате үсешенә керткән өлешләре өчен “Татарстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелгән. Бу хактагы указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган. Яңалык турында "Татар-информ"га театр вәкилләре хәбәр итте.Гөлзадә Камәртдинова – Буа татар дәүләт театры артисты, театрның примасы.Эмиль Талипов белән Ләйсән Фәйзуллина – Камал театры артистлары. Яшь артистларның соңгы бергә уйнаган рольләре – Нәкый Исәнбәтнең “Миркәй белән Айсылу” спектаклендә Миркәй белән Айсылу рольләре.Әлеге указда музыка сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен Илназ Баһка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелүе турында да әйтелә.