Зөлфия Камалова: “ТР Президенты ярдәме белән Казанда Австралия ансамблем белән чыгыш ясыйм”

Җырчыга “Татарстанның атказанган артисты” исеме бирелде

  (Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Алсу Сафина). Бүген Австралиядә яшәүче Зөлфия Камаловага “Татарстанның атказанган артисты” исеме бирелде. “Бу бик дәрәҗәле бүләк, минем иҗатымны шулай бәяләвегез өчен рәхмәт”, - диде ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
“ТР Президенты минем иҗатымны ярата, бүләк моның шулай булуын исбатлады. Мин аның белән Австралиядә Аделаидта танышкач та: “Бүләклибез” диде, - дип сөйләде җырчы. – Ул вакытта мин ике җыр җырладым, ул миңа “Рәхмәт хаты” тапшырды. Зөлфия Камалова сүзләренә караганда, аңа мактаулы исем берничә ай элек бирелгән, ә бүген Бөтендөнья татар конрессының юбилей съездында тапшырылды.
“Австралиядә Татарстан Президенты 20 елга якын минем татар җырын пропагандалавымны күрде, - дип билгеләп үтте җырчы. – Ул моны коммерция максатларында эшләмәүчеләргә ярдәм итәргә кирәклеген белә”. Республика җитәкчесе ярдәме белән киләсе елның сентябрендә Казанда Зөлфия Камалованың зур концерты узачак.
“Без концертлар Россиядә дә, Ауропада да булыр дип өметләнәбез. Сентябрьгә кадәр вакыт бар, әзерләнәчәкбез”, - диде җырчы. Концертлар Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Әстерханда, Пермьда, Иҗауда булыр дип көтелә.
Иртәгә Бөтендөнья татар конрессының V съезды кысаларында Зөлфия Камалова Dr.Goldfinger (Максим Шапошников) һәм баянчы Айдар Гайнуллин белән Спорт сараенда узачак гала-концертта катнаша.