Чистайда мәчет янындагы тегермәннәрне сүтү эшләрен онлайн күрсәтеп торганнар

Хәзер бу корылмаларны «Тегермән мәйданы» паркына урнаштырганнар.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», «Чистай-информ», Гүзәл Гомәрова). Чистайда «Иман» мәчете янындагы сквердагы тегермәннәрне «Тегермән мәйданы» паркына күчергәннәр. Эшчеләрнең тегермәннәрне сүтүләрен чистайлылар «Чистай-информ»ның социаль челтәрләрендә туры эфирда күзәткән. Комментарийларда күпләр уңай фикерләр калдырган. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

«21 октябрьдә, чәршәмбе көнне, иртән-иртүк конструкцияләрне тәртипкә китерү өчен сүттеләр. Аларны ваемсызлар каерып бетергәннәр иде. Бу хакта „Чистопольские известия“ („Чистай хәбәрләре“) хәбәрчеләре берничә тапкыр, шул исәптән битараф булмаган шәһәрлеләрнең мөрәҗәгатьләреннән соң да яздылар. Һәм менә проблемага игътибар иттеләр һәм конструкцияләрне ремонтларга булдылар», диелә бу хәбәрдә.

Ачыкланганча, әлеге кече архитектура формалары урыннарына кире кайтмаячак. Шушы көннәрдә аларны, ремонтлап, 1нче балалар бакчасы һәм «Ватан» үзәге арасында урнашкан яңа «Тегермән мәйданы» паркында урнаштырдылар. Яңа иҗтимагый киңлек микрорайонда күптән түгел генә барлыкка килде һәм территориаль иҗтимагый үзидарә эше нәтиҗәсендә актив төзекләндерелә, диелә хәбәрдә.