420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Казан яшь тамашачы театрының әйдәп баручы актеры, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Александр Купцов белән хушлашу 9 ноябрьдә, 9дан 11 сәгатькә кадәр театр бинасында узачак. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендәге Яшь тамашачы театры төркемендә хәбәр ителә.
Шул ук көнне артистны Казанның Салмачы бистәсендәге зиратта җирлиләр.