Уфада «Идел» халыкара татар һәм башкорт җыры фестивале узачак

Катнашучылар халык, эстрада, автор җырларын аерым башкаруда һәм коллектив белән чыгыш ясауда көч сынашачак.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Уфада “Идел” халыкара башкорт һәм татар җыры фестивале узачак. Чираттагы фестиваль 17 ноябрьдә “Башкортстан” дәүләт концерт залында узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараның кунаклары — Идрис Газиев, Зилә Сөнгатуллина, Флүрә Килдиярова, Айгөл Сагынбаева, Филүс Каһиров, Рәфис Сирусин, Нурзидә Абизова, Руслан Габбасов һәм башкалар.

17 ноябрьдә конкурс тыңлаулары узачак. Катнашучылар халык, эстрада, автор җырларын аерым башкаруда һәм коллектив белән чыгыш ясауда көч сынашачак.

Узган елдан конкурста 7 яшьтән өлкәнрәк балалар да катнаша.

Икенче көнне гала-концерт һәм җиңүчеләрне бүләкләү булачак.