“Татарстан” радиосы 90 еллыгын бәйрәм итте

Бүген К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстан радиосының 90 еллыгына багышланган тантана узды.
(Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Бүген К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Татарстан" радиосының 90 еллыгына багышланган тантана булды. Бәйрәмдә Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев, Россиякүләм телерадио тапшырулар компаниясенең төбәк департаменты җитәкчесе - генераль директор урынбасары Рифат Сабитов, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, халык шагыйре Разил Вәлиев, "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов, “Татарстан” радиосы һәм телевидениесе хезмәткәрләре, радиода төрле елларда эшләгән ветераннар катнашты.
 
“Татарстан” радиосының юбилее К.Тинчурин исемен йөрткән театр бинасында узуы очраклы түгел. Моннан нәкъ 90 ел элек,  1927 елның 7 ноябрендә 12:00 сәгатьтә тәүге мәртәбә: “Тыңлагыз, тыңлагыз! Казан сөйли!” - авазы яңгыратыла. Бу сүзләрне беренче татар дикторы Гадел Кутуй әйтә. 
 
 
Театр фойесында радионың төрле елларын чагылдырган фотокүргәзмә оештырылган иде. Юбилейга килгән кунаклар әле тарихи фото сурәтләр янында хәтирәләрен яңартты. Радионың үткәне һәм бүгенгесе хакында истәлекләрен барлады. Фойеда шулай ук, “Татарстан” радиосы журналисты, язучы, рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Дания Гайнетдинова иҗат иткән картиналар да урын алган иде.
 
 
Бәйрәм тантанасы сәхнәсендә юбилярларны Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев котлады. “Бөтендөнья Бөек Октябрь революциясенең 10 еллыгына әзерләнгән вакытта, шушы бинада  беренче тапкыр татарча радио сөйли башлаган, - диде Васил Шәйхразиев. – Республика өчен 90 ел ул бик күп вакыт, радионың үз тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге бар. Әлеге радио аша колхозлашу чоры, Бөек Ватан сугышы вакытындагы һәм аннан соңгы ил яңалыклары бирелеп барган. Радио аркылы хезмәт кешесенә дан җырланды”. В.Шәйхразиев үз чыгышында радио хезмәткәрләрен котлады, алдагы көннәрдә дә иҗат уңышлары теләде.
 
“Татарстан” радиосының шатлыгын уртаклашырга Россиянең төрле төбәкләрендә эшләп килүче коллегалары да килгән. Башкорстан, Чуашия, Пенза, Калмык, Түбән Новгород һ.б. төбәкләрдән килгән радио җитәкчеләре  дә “Татарстан” радиосы коллективына җылы сүзләрен әйтте. 
 
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкләгән Татарстан фольклор музыкасы ансамбле, «Мирас» балалар фольклор ансамбле, Татарстанның атказанган артистлары Филүс Каһиров, Алинә Шәрипҗанова, Татарстанның атказанган артисты баянчы Ренат Вәлиевнең музыкаль чыгышлары тантананы җанландырып җибәрде.
 
 
Филология фәннәре докторы, Татастан радиосында озак еллар эшләгән Фоат Галимуллин һәм Данил Ибраһимов, Татарстанның халык артисты, 50 ел гомерен радио эшчәнлегенә багышлаган Рафаэль Ильясовның музыкаль номерларын тамашачы алкышларга күмде. "Татарстан" радиосының 90 еллыгына багышланган тантананы радио журналистлары Гөлназ Гыйлемҗанова һәм Идел Кыямов алып барды.
 
 “Татарстан” радиосының 90 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасын “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы онлайн күрсәтте.