“Татар моңы-2017” конкурсының беренче турыннан узучылар исемлеге мәгълүм

Катнашучылар арасында Казахстаннан, Үзбәкстаннан, Лондоннан да җырчылар бар.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Татар моңы-2017” IX Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының беренче турының нәтиҗәләре билгеле. Исемлек Татарстан республикасы Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.

Искәртеп үтәбез, 5 ноябрь көнне Казан дәүләт мәдәният институтында “Татар моңы-2017” IX Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының беренче туры үтте.

«Инструменталь башкару» номинациясе: Эльмира Ляпина (Чехия, Прага), Айнур Кыямов (Башкортостан, Тәтешле районы, Беляшево авылы), Әлфис Галиуллин (Чистай районы, Татар Елтаны авылы), Салават Яруллин (Әтнә районы, Югары Сәрдә авылы), Регина Рәшитова (Самосырово бистәсе), Лилия Сәфәргалиева (Казан), Альбина Газизова (Актаныш районы, Иске Кормаш авылы), Энҗе Әхмәтҗанова (Казан), Гүзәл Хәкимуллина (Зәй - Чаллы), Адилә Зиннәтуллина (Биектау), Ләйсән Басырова (Актаныш).

«Вокал, соло» номинациясе (ир-атлар арасында, 15-20 яшь): Илһам Яруллин (Арча), Айназ Гасин (Башкортостан, Кушнаренко районы, Иликово авылы), Динар Гарипов (Саба районы, Шәмәрдән бистәсе).

«Вокал, соло» номинациясе (хатын-кызлар арасында, 21-35 яшь): Гүзәл Шәрәфетдинова (Актаныш районы, Киров ис. совхоз бистәсе), Миләүшә Хәсәншина (Казан), Альбина Абрамова (Түбән Кама-Казан), Гөлнара Рәхматуллина (Сарман), Нәфисә Назарова (Башкортостан, Тәтешле районы, Югары тәтешле авылы), Алсу Муксинова (Казан).

«Вокал, соло» номинациясе (ир-атлар арасында, 21-35 яшь): Фидарис Мортазин (Казан), Нуршат Батаршин (Әлмәт), Әлфис Галиуллин (Чистай районы, Татар Елтаны авылы).

«Регион. Вокал, соло» номинациясе (хатын-кызлар арасында): Әдилә Әхмәтова (Санкт-Петербург), Эльвина Калмыкова-Бархитдинова (Свердловск өлкәсе, Югары Пышма шәһәре), Нәргизә Лутфрахманова (Үзбәкстан, Маргилан), Әминә Нурмөхәмәтова (Лондон), Лиана Габдрахманова (Магнитогорск), Гөлфия Бакирова (Ульяновск өлкәсе-Төньяк Осетия, Алания), Алинә Асматуллова (Ульяновск), Яна Мөхәмәтҗанова (Хәбибуллина) (Казахстан, Кокшетау).

«Регион. Вокал, соло» номинациясе (ир-атлар арасында): Илдар Насыйров (Ульяновск), Илдус Хәррасов (Түбән Новгород өлкәсе, Краснооктябрьский районы, Кече Рыбушкино авылы), Хаджаков Раушан (Үзбәкстан, Пахтаабад), Рөстәм Егоров (Удмуртия, Ижау), Салават Шәфыйков (Оренбург), Фәнил Галиуллин (Ульяновск өлкәсе).

Жюрины быел да Салават Фәтхетдинов җитәкли, аның урынбасары - Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов. Жюри составында Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, Казан дәүләт консерваториясе укытучысы Сәгыйть Хәбибуллин, Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев, Наил Сәгъдиев, эстрада җырчылары Резеда Шәрәфиева һәм Зөлфия Шакирова.