"Мир" кинотеатрында Финляндия кинофестивале узачак

Тамашачыга режиссер Аки Каурисмякиның яңа фильмын тәкъдим итәчәкләр.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). 15-19 ноябрь көннәрендә "Мир" кинотеатрында Финляндия кинофестивале узачак. Тамашачыга режиссер Аки Каурисмякиның яңа фильмын тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Фестивальнең программасында зурлар өчен дә, балалар өчен дә фильмнар урын алган.