Чирмешән районында берьюлы ике мәдәният учагы ачылды

Тантаналы чарада төзүчеләрне һәм мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләделәр.

(Чирмешән, 7 октябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадыйр Гомәров). Чирмешән районында берьюлы ике мәдәният учагы ачылды: Светлогорскида яңа клуб төзеделәр, ә Иске Котыштагы мәдәният йортын капиталь ремонтладылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Мәдәният» илкүләм проекты буенча төзелгән яңа клуб замана таләпләренә җавап бирә торган: стеналары затлы кирпечтән күтәрелгән, түбәсе төсле калай-профнастил белән ябылган. Чүт кенә арырак иске клуб аның янәшәсендә инде бөтенләй кечерәеп калган.

«Кеше куллары могҗизалар тудыра, бина бик матур килеп чыкты. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, Мәдәният министрлыгына бик зур рәхмәт, алар ярдәмендә бу кирәкле объектны планга кертә алдык, төзүчеләребез бик сыйфатлы эшләделәр, территорияне төзекләндерүдә районның башка мәдәният йортлары хезмәткәрләре дә нык булыштылар. Монда төрле чаралар үтеп торсын, авыл яңарыш кичерсен», — диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов та яңа клубны ошатуын әйтте. «Мондагы кечкенә поселокта яшәүчеләр дә башкалар кебек шартларга лаек. Бинаны төзү өчен акча федераль һәм республика бюджетларыннан да бирелде, район да бу объектның кирәклеген дәлилли алды», — диде ул.

Тамаша залы 50 урынга исәпләнгән. Бина газ ягып җылытыла, эчтә су, бәдрәф тә бар. Бер почмакта Якты Тау китапханәсенең күчмә пунктына да урын табылган.

Иске Котыштагы мәдәният йортын да танымаслык иткәннәр, нык яңартканнар. Капиталь ремонтка 14 миллион сумнан күбрәк акча тотылган. Төп акчаларны республика бирсә, җиһазлар алуга нефтьчеләр өлеш керткән.

Иске Котышта да төзүчеләрне һәм мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләделәр, кунакларны, авылдашларны татар халык ризыклары белән сыйладылар. Ә тамаша залында зур концерт булды. Авылда артистлар бик күп икән, ансамбльләре дә әллә ничәү, димәк, әлеге мәдәният йортында күңелсез булмас.