Мәскәүдә татар театрларының гастрольләре дәвам итә

22 октябрьдә тамашачылар игътибарына Мостай Кәримнең «Кыз урлау» музыкаль комедиясе, 23 октябрьдә Хөсәен Җәвиднең «Иблис» трагедиясе тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Мәскәүдә татар театрларының гастрольләре дәвам итә. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

22-23 октябрь көннәрендә Мәскәүнең «Москонцерт Холл» залында Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры гастрольләре узачак. 

22 октябрьдә тамашачылар игътибарына Мостай Кәримнең «Кыз урлау» музыкаль комедиясенең премьерасы тәкъдим ителәчәк.

23 октябрьдә театр сөючеләр Хөсәен Җәвиднең «Иблис» трагедиясен тамаша кыла алачак.

Спектакльләр рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителгән.