Бүген "Татар-информ" "Керәшенчә винегрет" концертын онлайн күрсәтәчәк

Концертта Виталий Агапов, Венера Ганиева, Галина Казанцева, Валерий Шрыков, Олег Фазылҗанов, Алина Давыдова чыгыш ясар дип көтелә.

(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген, 7 октябрь көнне, 18.30 сәгатьтә “Ак Барс” яшьләр үзәгендә Республика керәшен иҗтимагый оешмасының активистлары инициативасы белән “Керәшенчә винегрет” дип исемләнгән зур концерт программасы оештырыла. “Татар-информ” әлеге концертны онлайн күрсәтәчәк.

Концертта Виталий Агапов, Венера Ганиева, Галина Казанцева, Валерий Шрыков, Олег Фазылҗанов, Елена Григорьева катнашыр дип көтелә. Танылган биюче Григорий Сергеев белән “Мирас” ансамбленнән дәртле биюләр, Яр Чаллы шәһәреннән “Бәләкәй дәдәйләр” инструменталь ансамбле, керәшен җырчылары башкаруында үзенчәлекле чыгышлар көтелә. "Керәшен чибәре-2016" җиңүчесе Татьяна Ефремова да чыгыш ясаячак. Шулай ук,  концерт барышындаяшь җырчылар Марина Карпова белән Алина Давыдованың “Керәшен кызлары” җырына төшерелгән клипның да презентациясе булачак, дип хәбәр итә оештыручылар. Боларга өстәп, күңелле сюрпризлар һәм бүләкләр дә уйнатылачак.

Әлеге чара икенче тапкыр уздырыла. “Керәшенчә винегрет”ның беренче рецептын карендәшләр узган елның март аенда тамаша кылган иде.