Кукмара районының Байлангар авылы китапханәсенә якташ язучы исеме бирелде

Мәдәният йортында узган чарада Тәлгать Нәҗмиев турында истәлекләр барланды.

(Кукмара, 7 октябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт даны”). Бүген Кукмара районының Байлангар авылы китапханәсенә шушы авылда туып үсеп, озак еллар Саба районы газетасының баш мөхәррире булып эшләгән, 14 китап чыгарган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәлгать Самат улы Нәҗмиев исеме бирелде, истәлек тактасы урнаштырылды, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.

Тантанада аның гаиләсе, иҗатташ дуслары, якташ язучылар һәм журналистлар катнашты. Байлангар мәдәният йортында узган чарада Тәлгать Нәҗмиевнең тормыш һәм иҗат юлы турында күп истәлекләр барланды.

Белешмә өчен. Тәлгать Нәҗмиев (1950-2014) армия хезмәтеннән кайткач, 1972 елда Саба районының мәдәният бүлегендә автоклуб мөдире булып эшли башлый. Аннары районда җирле тапшырулар оештыра. Шуннан КПСС райкомының пропаганда һәм агитация бүлеге инструкторы итеп күчерелә.

1981 елда «Җиңү байрагы» (хәзерге «Саба таңнары») газетасы мөхәррире итеп билгеләнгән Тәлгать Нәҗмиев бу вазыйфада 2009 елга кадәр эшли.

2001 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Аның «Җирдә калсын эзләрең», «Керик әле Саба урманнарына», «Яшә, Саба-Йорт!», «Туган туфрак кадере», «Саба шагыйрьләре», «Сабаларда эчәр суым булгач» һ.б. китаплары дөнья күргән.

Тәлгать Самат улы Нәҗмиевнең вафатына 4 октябрьдә 1 ел тулды.