Уфада Башкортстан белән Татарстан артистларының концерты

Сәхнә йолдызлары бу тамашада элекке хитларын да, яңа җырларын да башкарачак

(Уфа, 7 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Яңа сәнгать елын ачкан бу атналарда Уфада җыр-моң дөньясы шактый җанланып китте. Татарстан белән Башкортстан сәнгать осталарының гадәттәге уртак тамашалары да ешая башлады.
Бүген Уфаның 1 мең кеше сыйдырышлы Яшьләр мәдәният сарае да нәкъ менә шундый тамашага мәйдан бирә. Биредә ”Алтын көз” исемле бик матур мәдәни программа күрсәтеләчәк. Анда Башкортстан һәм Татарстанның күренекле сәнгать осталары, Фидан Гафаров, Ризван Хәкимов, Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов, Зөфәр Хәйретдинов, Илсаф, Әлфинә Әзһәмова, Гүзәл һәм Идрис Кәлимуллинар, Марат Шәйбәков, Әнвәр Нургалиев һәм башкалар катнаша. Сәхнә йолдызлары бу тамашада элекке хитларын да, яңа җырларын да башкарачак. Концерт уен-көлке, шаян-дәртле биюләр белән аралашып барачак.
Әлеге тамашаны Уфадагы “Туган тел” татар-башкорт телевидение каналы” оештырды. Шушы ук мәдәни программаны районнарда да тәкъдим итү каралган.