Татар дәүләт опера һәм балет театрының чит илләрдә гастрольләре старт ала

Опера төркеменең иҗади сәфәре 30 ноябрьргә кадәр дәвам итә
(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Нидерланд Корольлегендә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының опера төркеме гастрольләре башлана.
12 ноябрьгә кадәр труппа Голландиянең Амстердам, Эйндховен, Утрехт, Гронинген, ягъни барлыгы 32 шәһәрендә Дж.Вердиның “Тоска” операсын тәкъдим итсә, 14еннән алып 30 ноябрьгә кадәр Нидерланд Корольлегенең 14 шәһәрендә Дж.Вердиның “Реквием” операсы белән чыгыш ясаячак, дип белдерә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.