Үзбәк милли театры Казанда Чыңгыз Айтматов әсәре буенча "Ана кыры" спектаклен күрсәтә

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә Үзбәк академия милли драма театры гастрольләре була.

(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ"). 24-26 сентябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә Үзбәк академия милли драма театры (Ташкент) гастрольләре була. Бу турыда Г.Камал театры матбугат хезмәте хәбәр итте.

Гастрольләр Үзбәкстан һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыклары ярдәме белән тормышка ашырыла.

24, 26 сентябрьдә Кучкар Наркабил әсәре буенча "Язмыш сынавы" спектакле була. Әлеге драмада намус, мәхәббәт һәм игелеклелек төшенчәләре алга сөрелә. Спектакль герое Җәйрән-бобо образы - бүгенге көннең чын каһарманы. Әсәр һәркемне, бигрәк тә, яшьләрне Туган илебез алдындагы бурычыңны намуслы үтәргә чакыра: иң беренче чиратта үз эшеңә җаваплы карашта булырга өнди. Спектакльнең герое һәркемгә кыюлык һәм тәвәкәллек үрнәге була ала .

25 сентябрьдә  Чыңгыз Айтматов әсәре буенча "Ана кыры" спектаклен күрсәтәчәкләр. Чыңгыз Айтматовның "Ана кыры" әсәре гади хатын-кыз язмышы хакында. Аның, зур сынаулар кичеп тә, үз өлешенә тигән бәхетсезлекләрне куып тарата алырдай чиксез бөек көче турында. Олы яшьтәге хатын, ана сугышта ирен һәм улларын югалта, үзе авыр яралана, тик төшенкелеккә бирелми, киң күңелле кеше булып кала ала. Карт Толгонай - ару белмәс тырыш хатын, зирәк һәм якты күңелле кеше... Гомеренең азагына җиткәндә ул, кырларга чыгып, җир ана белән сөйләшә башлый. Чөнки җир, хезмәт һәм гаилә аны бәхетле иткән байлыклар.

Барлык спектакльләр дә рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителә, диелгән әлеге хәбәрдә.