Лаешта халык артисты Тимергали Зиннуров каберенә таш куелды

Чарада мәшһүр артистның туганнары, Тинчурин театры коллективы һәм шулай ук башка театр һәм Язучылар берлегеннән вәкилләр катнашкан.

(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Лаеш районы Пәрәү авылында Татарстанның Халык артисты Тимергали Зиннуров каберенә таш куелды. Бу турыда Тинчурин театры матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге тантаналы чара Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов һәм Лаеш муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров, Лаеш районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Илнур Гайниев  чыгышыннан башланган.

Чарада мәшһүр артистның туганнары, Тинчурин театры коллективы һәм шулай ук башка театр һәм Язучылар берлегеннән вәкилләр катнашкан.

  • Татарстанның халык артисты Тимергали Зиннуров 1949 елның 18 ноябрендә Лаеш районы Пәрәү авылында туа. 1967-1982 елларда Казан дәүләт курчак театрында эшли. 1982 елның көзендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына артист итеп эшкә чакырыла. Тинчурин театрында 40 елга якын иҗат итү дәверендә ул М.Фәйзинең “Ак калфагы”нда Мирза, Ш.Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге”ндә Максуд, В.Шекспирның “Гаугалы мәхәббәт”ендә Франциск, Т.Миңнуллинның "Без бит авыл малае”нда Иршат, И.Юзеевның “Кыр казлары артыннан” спектаклендә Әкбәр, А.Гыйләҗевнең “Ефәк баулы былбыл кош”ында Мияссәр, Н.Фәттахның "Итил суы ака торур”ында Алмыш хан, И.Грекованың “Тол хатыннар көймәсе”ндә Васыйл, М.Гыйләҗевнең “Бала баласы балдан татлы”сында Урманчы бабай, М. Кәримнең “Айгөл иле”ндә Җәгфәр Моратшин, Ш.Фәрхетдинов һәм Р.Заһидуллинның “Алтын көз”ендә карт, Н.Хисамовның “Йосыф – Зөләйха”сында Мәлик Рәййан һәм башка бер-берсенә охшамаган, тамашачылар күңелен яулаган образлар тудырды. Т.Зиннуровның тынгысыз хезмәте Татарстан Хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнде. Театр өлкәсендәге казанышлары өчен аңа “ТАССРның атказанган артисты” (1981) һәм “Татарстан Республикасының халык артисты” (1993) дигән дәрәҗәле исемнәр бирелде. 2017 елның 2 февралендә вафат булды.