Татарстан киносы ни хәлдә - Фәнис Камал, Рабит Батулла, Илдар Ягъфәров, Наталья Топал

Татарстан кинематографистлары берлеге рәисе фикеренчә, финанс җитмәүгә карамастан, бу өлкәдә "Без булдырабыз" дигән стратегия булырга тиеш

(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Казанда Халыкара мөселман киносы фестивале бара. Республика данын әлеге чарада 18 фильм яклый, шуларның 6 сы конкурс программасында тәкъдим ителгән. 5-11 сентябрь көннәрендә тамашачылар аларны Казанның “Родина”, “Корстон”, “Мир” кинотеатрларында һәм тагын берничә мәйданчыкта карый алачак. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, фестивальнең конкурс программасында Татарстаннан тулы метрлы фильмнар юк.

 XII Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең сайлап алу комиссиясен җитәкләгән кино белгече һәм тәнкыйтьчесе Сергей Лаврентьев моны республикада кино студиясе булмау белән аңлата. Татарстанда кино төшерү белән шөгыльләнүче режиссерлар, актерлар һәм продюсерларның исә үз фикере.

“Бездә театрга гына игътибар бирелә”

“Җәза”, “Һәркемнең үз юлы” фильмнары режиссеры Фәнис Камал фикеренчә, Татарстанда кино сәнгатенә игътибар җитми.

“Күп кенә депутатларыбыз милләт дип кычкырып йөри, күкрәк кага. Чынлыкта исә, шул ук иҗат мәсьәләсенә килгәндә, бездә хәзер фәкать театрга гына игътибар бирелә”, - ди ул.

Фәнис Камал билгеләп үткәнчә, республикада кино белән кызыксынучылар, аны төшерүчеләр саны шактый арткан.

“Соңгы 3 елда кино белән мавыгып, төшерә башлаучылар саны шактый артты. Егетләр–кызлар тәҗрибә туплап йөри, Башкортстанга да бара, Якутиягә дә 1-2 төркем барып кайткан дип ишеткән идем. Татар киносының киләчәге бар, әмма ул шул кадәр аңлашылмаслык, акылга сыймаслык дәрәҗәдә. Аның күтәрелеше, кино булып китүе кайчан булыр — әлегә моңа төгәл җавап юк. Хөкүмәт тарафыннан мондый битарафлык булганда бигрәк тә. Фестивальләрдә катнашырга теләп фильм төшергән төркем киләчәктә нәрсәгә дәгъва итә ала? Бернәрсәгә дә. Фәкать буш сүзләр генә булачак”, - диде Фәнис Камал “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына.

“Акча беткәч креативлык “кабына”

 “Гыйшык алмасы” һәм “Капка” фильмнары продюсеры, журналист Наталья Топал фикеренчә, Татарстанда сыйфатлы фильмнар булмауның сәбәбе — финанслау җитмәүдә.

“Бездә төшерелә торган фильмнарның күпчелеген “тез өстендә” монтажлыйлар. Чөнки барысы да аз бюджетлы, арзан вариантлар эзли. Мисал өчен, “Гыйшык алмасы”н без үз акчабызга төшердек. Бәхеткә, безгә субсидия бүлеп бирделәр. Әмма алар бик аз. Федераль дәрәҗәдә төшерелгән, фестивальләрдә катнаша торган фильмнар белән безнекеләрне чагыштырганда — бу акча түгел, яшь тамчысы гына. Әлеге акчалар белән ничек итеп фильм төшереп булганы билгесез”, - диде ул.

Продюсер сүзләренчә, “Гыйшык алмасы”н төшерү өчен дәүләттән 1,2 млн сум күләмендә акча бирелгән. Сыйфатлы кыска метрлы кино төшерү исә кимендә 8-9 млн сум тора. Әлеге суммадан салымнар түлисе булуын да билгеләп үтте Наталья Топал.

“Эшли белә торган кешеләр бездә калмый, алар зур акчалар артыннан Мәскәүгә китә. Бездә калганнары исә тиеннәргә эшли. Көчле артистларыбыз бар, барын. Әмма фильм төшерүнең асылын аз гына аңлаган кешеләр Татарстанда калмый”, - диде әңгәмәдәшебез.

Республикада кино төшерүчеләр кемнәндер нәрсәдер сорарга, ялынырга, кирәк әйберләрне үзләре табарга тиеш, дип ассызыклады Наталья Топал. “Мәскәү режиссерлары Кабан күле янына килә дә төшерә. Чөнки аларга барысы да әзерләп куелган. Билгеле инде, 300 млн сум бюджет булган андый кеше бары иҗат белән генә шөгыльләнә. Әле андый акчалар белән төшерелгән фильмнарның да сыйфаты шикләндерә. Без акчага эшләмибез, без бушка эшлибез”, - диде продюсер.

“Татарлар киностудия кора алмады һәм без кинодан бик нык артта калдык”

Язучы, публицист, драматург Рабит Батулла катнашындагы “Гыйшык алмасы” кыска метрлы фильмы быел Казан Халыкара мөселман киносы фестивалендә тамашачыларга “Яшь Россия” программасы кысаларында тәкъдим ителде. Аның фикеренчә, республикада кино индустриясенең үсеше шулай ук матди кыенлыкларга бәйле.

“Безнең татарлар 1926 елда “Койрыклы йолдыз” һәм “Булат батыр” дигән беренче фильм төшергәннәр. Алар бүгенге көндә дә кыйммәтен югалтмаган шәп фильмнар. Ул вакытта Урта Азиядә фильмның нәрсә икәнен дә белмиләр иде. Союз Республикалар буларак, Казахстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Кыргызстан — бөтенесендә дә киностудияләр ачылды һәм аларның кино сәнгате үсте. Татарлар автономияле республика һәм икенче сортлы халык буларак киностудия кора алмады һәм без кинодан бик нык артта калдык. Урта Азия халкына татарлар бик нык ярдәм итте һәм алар остазларын узып китте”, - диде Рабит Батулла.

Аның фикеренчә, татар кинематографистлары бик тырыша, шәхси киностудияләр дә күп. “Алар үзләренчә тырыша инде, бичаралар. Әмма акчасыз фильм булмый. Иганәчеләр белән, бай татарлар белән эшләргә кирәк. Татар киносын үстерергә җан ата торган байлар кирәк безгә. Хөкүмәт ярдәменнән башка да булмый”, - дип саный әңгәмәдәшебез.

“Без елап утырганнан гына безгә ярдәм итәргә теләүчеләр артмаячак”

Татарстан кинематографистлары берлеге рәисе Илдар Ягъфәров фикеренчә, Татарстан киносы хәзер бик яхшы хәлдә һәм башланып киткән дулкынны туктатып булмый, хәзер барысы да кино төшерә.

“Күп еллар дәвамында бер стратегик хата ясалды. Бар да начар, акча юк дип зарландылар. Әмма моңа карап кына хәл яхшы якка үзгәрмәде. Бар да яхшы, дияргә кирәк, төшерергә мөмкинлекләр, акча бар бит. Без елап утырганнан гына безгә ярдәм итәргә теләүчеләр артмаячак. Акчасы һәм мөмкинлекләре булмаган кеше белән берәүнең дә аралашасы, эшлисе килми”, - диде ул.

Берлек рәисе билгеләп үткәнчә, без булдырабыз, эшли алабыз дигән стратегия булырга тиеш. Шул очракта гына алга китеш булачак һәм хәзер бу үсеш сизелә.

Илдар Ягъфәров Татарстанда тулы метрлы зур кино төшерелмәвенә дә фикерен җиткерде. “Татарстанда тулы метрлы кинолар төшерелә, шул исәптән, шәхси студияләр тарафыннан да. Тик зур, экспертлар һәм Мәдәният министрлыгы аша узып, Хөкүмәт тарафыннан хуплау алган картиналар юк. Әмма ул булачак. Быел Татарстан Мәдәният министрлыгы субсидияләре ярдәмендә ул инде төшерелә башлады. Төгәлрәге, 4 проект гамәлгә ашырыла. Аларның нәрсә хакында икәнен әлегә әйтмим. Алар барысы да быел төшереп бетереләчәк”, - диде һәм киләсе язга Татарстан кинематографчылары төшергән кинотасмаларны күреп булачак дип вәгъдә бирде.

Республика кинематографистлары берлеге рәисе сүзләренчә, хәзер Мәскәүдә милли кинога бик җитди карыйлар һәм федераль дәрәҗәдә финанс ярдәме күрсәтелә.

"Гыйшык алмасы" фильмының трейлеры.