Иран режиссеры кино фестивалендә хыял һәм карьера турында фильм тәкъдим итте - видео

“Патша буласым килә” документаль фильмында карьера ясарга теләүче гади авыл кешесенең язмышы сурәтләнә

(Казан, 7 сентябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 7 сентябрьдә XII Халыкара Мөселман киносы фестивале кысаларында “Родина” кинотеатрында Иран режиссеры Мәһди Ганжи “Патша буласым килә” документаль фильмы күрсәтелде.

“Хыялларга ирешеп кенә бәхетле булып буламы? Үз хыялыңны тормышка ашыру өчен нинди максатлар куярга кирәк һәм нәрсә белән корбан итәргә туры килә? Чын мәхәббәт нинди була?” Мәһди Ганжи үзенең фильмында шушы сорауларга җавап табарга теләгәнен әйтте.

Гади авыл кешесе Аббас Барзегар гомере буе үзенең хыялын чынга ашыру өстендә эшли. Хыялы – үз кабиләсен төзеп, анда патша булу.

Аббасның тормыш юлы да шактый катлаулы. Сөйгән кызы белән бергә булу өчен дә ике шарт куела. Беренчесе армиягә бару булса, икенчесе - механик булып эшләү. Армиядә ул зур дәрәҗәләргә ирешсә, механик роле аңа туры килми. Соңыннан ул яратмыйча гына бүтән хатынга өйләнә, 3 бала тәрбияли, әмма күчмә халыкларны җыеп, аларның җитәкчесе булу теләге аңа тыңгылык бирми. Шушы теләге аркасында ул аларны калдырып китә.

Аббасның карьера ясау теләген беркем дә аңламый. Үсмер кызлары елый, гаиләгә кайттуын сорыйлар. Аны хатыны гаепли, үзен мыскыл итеп ташлап калдыруда гаепли. Аббасны бары тик олы улы гына аңлый: “Әгәр кешенең шундый теләге бар икән, үз дигәнен эшләсен”, - ди ул.

Аббасның берничә еллар үткәч кенә аның эшләре уңа төшә, турист хезмәте күрсәтү белән шөгыльләнә башлый, 3 ел эзләп, 17 хатын арасыннан үз тиңен таба. Фильм азагында ул яңа гаиләсен яраткан, әмма барыбер “патша” була алмаган, әмма шушы юнәлештә эшләүче кеше итеп сурәтләнә.

“Аббас үз хыялына ирештеме? Бу сорауга мин төгәл җавап бирә алмыйм, ләкин аның әле дә башлаган эшен дәвам итүен әйтә алам”,- дип хәбәр итә режиссер Мәһди Ганжи.

“Нигә мин бу шәхесне сайладым? Аббас гади генэ герой түгел. Ул якынча 600 кеше арасыннан сайланып алынды. Дөньяның нинди генә ноктасы булмасын, ул барлык халыкларның тормышын күрсәтә. Һәр кешенең үз хыялы бар, ә кайда соң аның чиге? Дөньяны үзгәртү һәм хыялларга ирешү өчен безгә якыннарыбызга авырлык та китерергә туры килә”,- ди Аббас Барзегар хакында баш режиссер.

Мәһди Ганжиның әлеге фестивальдә беренче катнашуы. Казанда күп җирдә булмаса да, аны мондагы милләтләрнең уртак тел табып, тыныч яшәүләре таң калдырган.

“Бу фильм беренче чиратта психологиягә өстенлек биргән. Бик нечкә, аңларга авыр булган, тик шул вакытта гадилек сизелә. Кинода төп геройның үз хыялын сүндермичә, шулкадәр еллар дәвамында аның өстендә эшләве ошады. Аның турыдан туры бәреп әйтүе, дөрес сөйләве дә күпкә тора,” – ди фестивальгә тамашачы буларак килгән Роза Камалетдинова.

Мөселман киносы фестивален карарга башка илләрдән дә килгәннәр.

“Кинофильм бик ошады, режиссер шундый әйбәт тема сайлаган. Без үзебез дә сәнгать кешеләре, күп очракта максатларга ирешер өчен якыннарыбызны, гаиләбезне авыр хәлгә куярга туры килә, шуңа күрә без баш геройны аңлыйбыз”, – дип, Алмания кунаклары сүзләрен Полина Лившиц җиткерде.

Мөселман киносы фестивале Татарстан каласында 2005 елдан үткәрелә. Фестивальнең максатлары булып мәдәният өлкәсендә Россия һәм чит илләр арасында үзара тәҗрибә алышу; дини-әхлакый якны популяштыру; ислам дине һәм мөселман халыклары турында җәмгыятьтә объектив күзаллау тудыру санала.