news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Бөтенроссия урам киносы фестивале бара

Әлеге фестиваль бу көннәрдә Россиянең меңнән артык шәһәрендә уза.

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Быел Татарстанда алтынчы тапкыр Бөтенроссия урам киносы фестивале дәвам итә. Фестиваль кысаларында август дәвамында Татарстанның 40 ачык мәйданчыгында кино күрсәтелә. ү булачак. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

5 августта фестиваль Әгерҗе, Азнакай, Арча, Аксубай, Базарлы Матак, Апас, Олы Әтнә, Алексеевск, Актаныш, Баулы, Балтач, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кукмара, Кама Тамагы, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Кама Аланы, Яңа Чишмә, Питрәч, Балык Бистәсе, Болгар, Теләче, Тукай районнарында, Урыссу шәһәрләрендә узды. 7 августта — Тәтештә булды.

Фестиваль 8 августта — Кайбыч, Әлмәт, Чаллы, Түбән Камада, 11 һәм 16 августта — Казанда, 28 августта — Менделеевскида була.

Казанда фестиваль Горький паркында узачак, тагын бер мәйданчык аныклану этабында.

Гадәттәгечә, Бөтенроссия урам киносы фестивален 5 августта Россиянең меңнән артык шәһәрендә уза. Миллионнан артык тамашачы яшь режиссерлар төшергән кыска метражлы иң яхшы фильмнарны бәяли ала. Программаның гомуми хронометражы — 134 минут.

Фестиваль программасында: Александр Назаровның «Подводник», Иван Петуховның «Подвиг», Антон Мамыкинның «Белым по черному», Ян Гэның «Ничто не может помешать нам любить», Светлана Устинованың «Маруся», Дмитрий Григорьевның «Ecolove», Иван Соснинның «Большая Восьмерка», Араик Крпоянның «Интересное кино», Алена Корчагинаның «Трудности перехода», Аксинья Гогның «Обмен» фильмнары бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100