news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кинофестиваленең жюри комиссиясе быел дистанцион эшли

Казан халыкара мөселман кинофестивале быел ябык форматта уза.

Казан кинофестиваленең жюри комиссиясе быел дистанцион эшли
архив/Рамиль Гали, архив/Абдулл Фархан

(Казан, 7 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). XVI Казан кинофестиваленең жюри комиссиясен танылган киносценарист, ВГИК профессоры, СССР һәм Үзбәкстан Дәүләт премияләре лауреаты Одельша Агишев җитәкли. Быел комиссия читтән торып кына эшли. Бу хакта фестивальнең матбугат үзәге хәбәр итә.

Быел фестивальнең жюри комиссиясе эшен тулысынча ябык форматта алып барачак. Фильмнарны дистанцион карап бәяләячәкләр. Одельша Агишев рәислегендәге жюри утырышлары да онлайн режимда үткәреләчәк.

Жюри составында Бангладеш кино белгече Садия Кхалид, Казахстан актеры Фәрхәд Абдраимов, Таҗикстан режиссеры һәм сценаристы Сафарбек Солиев һәм Башкортстан режиссеры Булат Юсупов бар. 

  • Быел Казан кинофестивале техник режимда уза һәм тамашачы өчен ябык булачак. Фильмның шорт битенә 52 фильм кертелгән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100