Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Курчак театры каршындагы мәйданда һәр чәршәмбе мәдәни чаралар үткәреләчәк
Бүген "Әкият" курчак театры каршындагы мәйданчыкта Казан шәһәр филармониясе артистлары чыгыш ясады.

(Казан, 7 август, "Татар-информ", Алинә Айдарова). Казанда Чәчәк фестивале кысаларында "Мәдәни чәршәмбе" проекты оештырыла. Курчак театры каршындагы мәйданда һәр чәршәмбе мәдәни чаралар үткәреләчәк. Бу хакта фестивальне оештыручылар хәбәр итте.
Бүген "Әкият" курчак театры каршындагы мәйданчыкта Казан шәһәр филармониясе артистлары чыгыш ясады. Алар арасында Сиринә Зәйнетдинова, Алсу Вәлиуллина, Алмаз Хәсәнов, Татарстанның халык артистлары Резидә Шәрәфиева, Равил Харисов, Татарстан атказанган артистлары "Фәридә-Алсу" бар.
Курчак театры каршындагы чарада шулай ук Татарстанның халык артисты Илсур Сафин да чыгыш ясады.

Бәйрәм вакытында җырчылар белән аралашу, бергә фотога төшү, алардан автограф алу мөмкинлеге булды.
Мәдәни чаралар 28 августка кадәр дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз